«Кояшлы әсәрләр».

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

Язучы, шагыйрә, тәрҗемәче һәм күп кенә татар җырлары авторы Фирая Галиевна Зыятдинованың тууына 80 ел тулу уңаеннан, 12 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары белән «Кояшлы әсәрләр» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрделәр. Укучылар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар, аның шигырьләрен кычкырып укыдылар.  Фирая Зыятдинова - лирик шагыйрә. Аның лирикасы өлкәннәр һәм балалар өчен дә бертигез кызыклы. Әлеге чарага юбилярның әсәрләреннән китап күргәзмәсе  әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International