15 сентябрь көнне Теләче гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында “Ил үстергән кыз Гөлбикә” дип исемләнгән китап тәкъдим итү кичәсе үткәрелде.

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Китап гади сыер савучы булып эшләп, утыз өч яшендә Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган, Үзәк бистәсендә гомер кичерүче Гөлбикә Гали кызы Кәримова турында. Яшәү рәвеше намуслы хезмәт булган Гөлбикә Кәримованың тормыш һәм хезмәт юлы – яшьләр, киләчәк буыннар өчен менә дигән тәрбия мәктәбе ул!                                                                           Бу чарада Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Гыйлван улы Фатхуллин, Саба муниципаль районы  вәкилләре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Нәкыйп улы Хәҗипов, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Гәбделхәй улы Һадиев, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мактаулы әгъзасы, Социалистик Хезмәт Герое Смирнова Любовь Евгеньевна, хезмәт ветераннары, Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгын җитәкләгән Илдус Йосып улы Зайнетдинов, РСФСРның атказанган мал табибы Шакиров Миңлехаҗи, КПССның XXVI съезды делегаты булган, сыер савучы булып эшләгән Наилә Хабибуллина, якын туганы Мидхәт Хафизов катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Китаптагы вакыйгалар Гөлбикә Кәримованың чордашлары, хезмәттәшләре тарафыннан мәктәп укучыларына тәкъдим ителде һәм үзешчән сәнгать осталарының җырлары белән бергә үрелеп барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International