Быел ул 21 сентябрьгә туры килә. Шул уңайдан 16 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә урманчылар көненә багышлап «Яшел байлык сагында» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Чараның максаты – кешеләрне табигатькә карата игътибарлы булырга һәм урманнарны саклау өчен җаваплылык хисе уяту. Экологик сәгать барышында китапханәче һәм мәдәният йорты директоры катнашучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, урманда эшләүнең әһәмияте, табигать байлыкларыбызны саклаучы һәм арттыручы авылдашларыбыз турында сөйләштеләр. Катнашучылар табигатьне саклауның мөһимлеге һәм һәрберебезнең урманнарны яклау өчен нинди өлеш кертә алачагы турында фикер алыштылар.