«Сергей Иванович Ожегов - сүзлек-кеше»

2025 елның 19 сентябре, җомга

Күренекле рус теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор, хәзерге русистиканың яңа юнәлешенә — сөйләм культурасы теориясе һәм практикасына нигез салучы, рус әдәби теле тарихчысы, бөтен дөньяда рус телен өйрәнүче атаклы бер томлы «Рус теле сүзлеге»нең авторы С.И. Ожеговның тууына 2025 елда 125 ел тула. Шул уңайдан, 18 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре урта яшьтәге мәктәп балалары белән «Сергей Иванович Ожегов - сүзлек-кеше» дигән китапханә дәресе үткәрделәр.                                                                                                                                           Дәрес барышында балалар Ожеговның тормышы һәм эшчәнлеге, рус теленә һәм мәдәниятенә керткән өлеше турында мәгълүмат алдылар. Чара балаларда тел белеме һәм әдәбиятка кызыксыну уяту, шулай ук телнең безнең тормыштагы әһәмиятен аңлату максатын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International