Мәктәпкә экскурсиягә бардылар.

2025 елның 19 сентябре, җомга

19 сентябрь көнне Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркеменә  йөрүче балалар, тәрбиячеләре Хабирова Ф.Ф., Магсумова Р.М., музыка җитәкчесе Нуртдинова Р.С ., танышу максатыннан, мәктәпкә экскурсиягә бардылар. Балаларны мәктәпнең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г, һәм “Алдынгылар хәрәкәте”нен остазлары каршы алды. Балалар үзләренең булачак беренче укытучылары һәм сыйныф бүлмәләре белән таныштылар, хәтта парта артына утырып үзләрен чын укучылар итеп тә хис иттеләр. Шулай ук балалар китапханәдә, музейда  булдылар. Укытучылар һәм укучылар балаларга үзләренең киңәшләрен бирделәр һәм тагын бер елдан зирәк һәм акыллы балалар булып үсеп , белем алырга дип мәктәптә укырга килүләрен көтеп калуларын әйттеләр.Мәктәп балаларга ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International