19 сентябрьдә “Татарстанда җәй” проекты кысаларында Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җәүһәр” мәдәният клубы әгъзалары белән берлектә “Ачык сандык янында” дип исемләнгән чара оештырдылар. Әлеге чара татар халкының бай гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен таныту максатын күздә тотып үткәрелде. Чара барышында катнашучылар татар хатын-кызларының көнкүрешендә мөһим роль уйнаган символик сандык белән таныштылар. Бу сандыкта җыелган экспонатлар, мәсәлән, тукылган сөлгеләр, чигелгән япмалар, калфак, түбәтәй, яулык, түшлек, күлмәк, татар башмаклары һәм читек, татар халкының традицион киемнәре һәм көнкүреш әйберләре турында күп нәрсә сөйли. Мондый чаралар, татар халкының мәдәни мирасын саклау һәм яшь буынга тапшыру өчен бик мөһим.