Китап балачактан безнең тормышка керә һәм безнең белән мәңгегә кала. 20 сентябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә «Яраткан китап геройлары» исемле уен-викторина үткәрелде.

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Чарада катнашучылар әдәби викторина сорауларына, яраткан геройлары турындагы табышмакларга җавап биреп, үзләренең яраткан әдәби әсәрләрен белүләрен күрсәттеләр. Шулай ук чарада «Геройны әйт», «Мин бу әкиятне беләм!», «Исемеңне тулыландыр» кебек конкурсларда актив катнаштылар. Уеннар күңелле һәм кызыклы узды, катнашучылар арасында дуслык һәм бердәмлек атмосферасы хөкем сөрде. Мондый чаралар китапка мәхәббәтне арттыруда, әдәбиятка кызыксыну уятуда һәм яшь буынны укырга өндәүдә мөһим роль уйный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International