20 сентябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Кулларыңны чисталыкта тот!” дип исемләнгән коррупциягә каршы әңгәмә үткәрделәр.

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Чара халыкта, аерым алганда яшьләрдә коррупцияне кеше хокукларын һәм ирекләрен бозуның бер төре буларак аңлауны формалаштыруга юнәлдерелгән иде, шулай ук хокукый тәртип һәм гаделлек мәсьәләләре буенча агарту эшләре алып барылды. Чараның төп танып белү максатлары яшьләрдә коррупция күренешләрен чикләүгә карашларны мөстәкыйль билгеләү күнекмәләрен формалаштыруны һәм төрле тормыш ситуацияләрендә гадел эш итә белүне үстерүне үз эченә алды. Мәдәният хезмәткәрләренең тәрбияви бурычлары яшьләрдә гаделлек хисе һәм башка кешеләргә ышаныч тәрбияләүдән гыйбарәт иде. Чара барышында коррупциягә каршы көрәш белән бәйле актуаль мәсьәләләр һәм коррупция куркынычы шартларында гражданнарның хокукларын яклау ысуллары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International