Ел саен 21 сентябрь - Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә, бу дата миллионлаган кешеләрне тынычлык турында уйланырга, шул хакка ни булса да эшләргә тырышырга мәҗбүр итә. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә “Тынычлык булсын килер көннәрдә!” дип исемләнгән тынычлык дәресе үткәрелде. Чарада катнашучылар кешелек дөньясының сугышлардан алган сабаклары турында фикер алыштылар, җир йөзендә мәңге тынычлык һәм бәхет өчен көрәшергә кирәклеген ассызыкладылар. Тынычлык — ул бары тик сугышларның булмавы гына түгел, ә кешеләр арасында дуслык, аңлашу һәм ярдәмләшү булуы да. Дәрес дәвамында “Тынычлык синең өчен нәрсә ул?” дигән сораштыру үткәрелде. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, “Тынычлык - ул халыклар дуслыгы, сугышларсыз дөнья, игелекле, яхшы кешеләр” дигән җаваплар тыңланды. Бу җаваплар, кешеләрнең тынычлыкка булган омтылышын һәм аның әһәмиятен күрсәтте. Мондый чаралар җәмгыятьтә тынычлык, дуслыкны ныгытуга ярдәм итә һәм һәр кешенең бу дөньяда тынычлык булдыру өчен үз өлешен кертүе мөһимлеген искәртә.