Халыкара тынычлык көне — халыклар арасында үзара аңлашу, төрле этник, дини һәм мәдәни гореф-гадәтләрне хөрмәт итү бәйрәме. 20 сентябрь көнне Айдар авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Тынычлык булсын, килер көннәрдә, иминлек булсын бөтен җирдә дә!» дип исемләнгән тынычлык дәресе үткәрелде. Чара барышында катнашучылар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аны дөньяның төрле илләрендә ничек билгеләп үтүләре, шулай ук тынычлык символы — томшыгында зәйтүн ботагы тоткан күгәрчен сурәте турында мәгълүмат алдылар. Яшьләр «тынычлык» һәм «сугыш» төшенчәләре турында сөйләшүдә актив катнаштылар, үз фикерләрен һәм тәҗрибәләрен уртаклаштылар. Чара ахырында барысы да тынычлыкның — дөньядагы барлык кешеләр өчен бәхет икәнлегенә төшенделәр. Катнашучылар башка кешеләр белән дустанә, тату яши белергә, сөйләшә һәм игелекле эшләр эшли белергә кирәклеген ассызыкладылар. Мондый дәресләр яшь буынга тынычлык һәм үзара аңлашу кыйммәтләрен формалаштыруда ярдәм итә, аларның җәмгыятьтә актив һәм җаваплы гражданнар булып үсүенә ярдәм итә.