21 нче сентябрь көнне Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә “Тынычлык булсын килер көннәрдә” дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде. Әлеге дәрес барышында балалар бәйрәм тарихы турында мәгълүмат тыңладылар, тынычлык символы булган күгәрченнәр ясадылар, шулай ук тынычлык темасын яктырткан шигырьләр, мәкальләр һәм әйтемнәр укыдылар. Чара “Тынычлык синең өчен нәрсә ул?” дигән сораштыру белән дәвам итте. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, балалардан “Тынычлык - ул халыклар дуслыгы, сугышларсыз дөнья, игелекле, яхшы кешеләр” дигән җаваплар тыңланды. Бу чара балаларда тынычлык һәм дуслык кыйммәтләрен формалаштыруга, шулай ук җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм татулыкның мөһимлеген аңлауга ярдәм итте.