25 сентябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә «Балалар журналлары буйлап сәяхәт» дип исемләнгән библиографик күзәтү үткәрелде.

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Китап укучылар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. «Салават күпере» журналы белән таныштылар, аның битләрендәге мавыктыргыч маҗаралар, дуслык турындагы вакыйгалар, яңа ачышлар, шулай ук лабиринтлар, кроссвордлар һәм башка кызыклы биремнәр белән таныштылар. Журналлар дөньясына сәяхәт барышында балалар китапханәдә күпме кызыклы һәм файдалы басмалар барлыгын белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International