23 сентябрь көнне Баландыш авылы китапханәсендә «Коррупциягә каршы бергәләп» дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрелде.

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

Чарада катнашучылар коррупциянең килеп чыгу сәбәпләре белән таныштылар, бу күренешкә каршы көрәш өчен хөкүмәт тарафыннан күрелә торган чаралар турында белделәр һәм бу мәсьәлә буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар. Әңгәмә барышында катнашучыларга коррупциягә каршы көрәш турында белешмәләр таратылды. Шулай ук китапханәдә «Коррупциягә каршы көрәш» исемле китап күргәзмәсе куелды, анда әлеге мөһим темага кагылышлы китаплар тәкъдим ителде. Чараның максаты – җәмгыятьтә коррупциягә каршы аңлату эшен алып бару һәм кешеләрне бу проблемага игътибар итәргә чакыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International