21 сентябрь көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар һәм яшьләр белән “Без СПИДка каршы” дип исемләнгән профилактик әңгәмә үткәрделәр. Хәзерге вакытта СПИД авыруы турында мәгълүмат бик күп, ләкин яшьләр белән бу теманы даими рәвештә күтәреп тору мөһим. Чара барышында катнашучылар саклык чараларын искә төшерделәр, үз сәламәтлегең турында кайгыртуның һәм аны саклауның мөһимлеге турында фикер алыштылар. Әңгәмә яшьләрнең СПИД проблемасы турында белемнәрен арттыру һәм профилактика чараларының әһәмиятен аңлату максатын күздә тотты.