“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” әйтеме илебездә гомер-гомергә яшәп килгән.

2025 елның 4 октябре, шимбә

Мобилизация игълан ителгәннән соң, күпләр өчен аеруча зур мәгънәгә ия бу әйтем.  Маскировкалы сеткаларның сугыш зонасындагы иң мөһим әйберләрнең берсе булуын истә тотып, Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасы коллективы маскировка сеткасын үрү эшендә актив катнаштылар. Егетләребез исән-имин әйлә­неп кайтсын, илебездә тынычлык, иминлек урнашсын, дип бергәләп теләкләр теләп эшләделәр.   Юкка гына халкыбыз күп көч һәм вакыт таләп итә торган эшләрне күмәкләшеп, өмә ясап башкармаган. Иң мөһи­ме – ир-егетләр безнең ярдәмне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар  дигән теләктә калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International