1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне, әлеге көн дөньяда өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәтләү һәм аларның тормышына игътибарны арттыру максатыннан билгеләнә.

2025 елның 3 октябре, җомга

Бу көнне без районыбызның абруен, куәтен күтәргән, тормыш елъязмасына матур сәхифәләр өстәп барган ветераннарыбызны зур хөрмәт белән искә алабыз, алар өчен горурлык хисләре кичерәбез.                                                                                                                                  30 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында китапханәчеләр,  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз белән “Гомерләрнең һәрбер көне матур” исемле очрашу кичәсе узды. Өлкән буынның бай, рухи күтәренкелеген саклау, аларны олылау максатыннан кичә табын артында җылы сөйләшүләр, җырлар, шигырьләр, тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Чәй өстәле артында алар яшьлекләрен, эш дәверендәге кызыклы вакыйгаларны искә алдылар. Өлкәннәрне мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Солтангәрәй улы тәбрикләп, иң җылы теләкләрен җиткерде. Шулай ук үзләренең күркәм гомер бәйрәмнәрен билгеләп үткән, хезмәт юлларын халкыбызда китапка карата мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган өлкәннәргә рәхмәт хатлары тапшырылды. Китапханәдә әлеге көн уңаеннан “Яшьнәп яшик, күкрәп яшик гомеребез күгендә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.                                             Соңыннан район мәдәният йорты залында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тарафыннан әзерләнгән Исламия Мәхмүтова пьесасы буенча “Күрәсем килгән иде...” мелодрамасына тамаша кылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International