25 сентябрь көнне Әбде авылы китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Коррупцияне бергәләп туктатыйк» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында катнашучылар коррупция сүзенең мәгънәсен, эчтәлеген һәм чагылышын, аның белән ничек көрәшергә кирәклеген белделәр. Чарада катнашучылар “Ришвәт нәрсә ул?” һәм “Ришвәт бүләктән нәрсә белән аерыла?” дигән сораулар буенча фикер алыштылар. Мәктәп укучылары белән коррупциянең барлык илләргә һәм төбәкләргә кагыла торган катлаулы күренеше турында сөйләштеләр. Коррупциянең дәүләт төзелешен какшатуын һәм теләсә кайсы илнең, хәтта иң алга киткән илнең дә икътисадый үсешен туктатуын аңлаттылар.
Балалар хөкүмәтнең коррупциягә каршы көрәш буенча нинди чаралар күрелүен белделәр, шулай ук коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге статистиканы да карадылар. Китапханәче әкият геройларындагы коррупция гамәлләре мисалларын китереп, «Коррупциягә каршы тору турында» Россия Федерациясе Законы мәкаләсен укыды. Анда хокук бозулар өчен затларның нинди җаваплылык тотулары турында мәгълүмат бирелде.
Бу чара яшь буынның коррупция проблемасына карата аңлы мөнәсәбәт формалаштыруына ярдәм итте һәм аларга җәмгыятьтәге әхлакый нормаларны саклауның мөһимлеген аңлатты.