Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә «Ярдәм янәшә» дип исемләнгән токмач әзерләү һәм матди ярдәм җыю кичәсе оештырды. Бу чара махсус хәрби операция зонасында булган егетләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде. Клуб фойесына авылның апалары һәм киленнәре җыелып, 90 йомырка кулланып токмач әзерләделәр. Чара барышында хатын-кызлар бергәләп эшләп, бердәмлек һәм теләктәшлек рухын ныгыттылар. Токмачлар әзерләнгәннән соң, җыелган материаль ярдәм һәм азык-төлек хәрби хезмәттәге егетләргә җибәреләчәк. Әлеге чара авыл халкының ватанпәрвәрлек хисен, махсус хәрби операция зонасында булган авылдашларга хөрмәтен арттырды, ярдәмчеллеген күрсәтте.