«Әдәби кунакханә»

2025 елның 4 октябре, шимбә

25 сентябрь көнне Баландыш авылы китапханәсендә «Әдәби кунакханә» дип исемләнгән чара уздырылды. Кичәгә “Сердәш” берләшмәсенә йөрүче ханымнар чакырылды. “Әдәби кунакханә”нең төп кунагы, авылдашыбыз, җирле шагыйрәбез Суфия апа Хасаншина иде. Чара барышында Суфия апаның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды. Ул үзенең шигырьләрен укыды, барлык катнашучылар да аның иҗатын яратып тыңладылар. Кичә җылы атмосферада үтте, һәркемгә бу әдәби чара ошады. Ахырдан катнашучылар Суфия апаның иҗаты турында фикер алыштылар һәм мондый очрашуларның дәвам итүен теләделәр, чөнки алар әдәбиятка һәм иҗатка кызыксынуны арттыра, авылда мәдәни тормышны баетуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International