1 нче октябрь - Өлкәннәр көне. Шул уңайдан авылыбыз мәдәният йортында “Сокланырлык сезнең гомерләр” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде. Әлеге чарада Баландыш төп мәктәбе укучылары актив катнашты. Бәйрәм чәй табыны артында җыр-моңга үрелеп барды. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без – яшь буын һәрберсен хөрмәт итәргә тиешбез.