Ел саен 1 октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә, бу көн өлкән буын кешеләренә - әби-бабайларга игътибар бирү өчен махсус оештырыла.

2025 елның 5 октябре, якшәмбе

Әлеге көн безгә өлкәннәргә ярдәм итәргә һәм аларны хөрмәт итәргә кирәклеген искәртә. 1 октябрь көнен “Игелеклелек һәм хөрмәт көне” дип атауның сәбәбе дә шунда. Шул уңайдан Күкчә авылы клубында китапханә белән берлектә “Үткән гомер бер мизгел” исемле чара үткәрелде. Бу чара өлкәннәрнең тормыш тәҗрибәсен һәм аларның җәмгыятьтәге ролен бәяләү максатын куйды. Бәйрәм өстәленә Кукчә авылының өлкәннәре чакырылган иде, чара авыл җирлеге башлыгы А.Р. Зиннәтовның котлавы белән башланып китте. Ул өлкәннәрнең тормыштагы әһәмиятен һәм аларга ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады. Чара ахырында барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды, бу исә бәйрәмнең күңелле һәм җылы атмосферасын тудырды. Мондый чаралар өлкәннәр белән яшь буын арасында элемтәне ныгытуга, аларның тәҗрибәсен бәяләүгә ярдәм итә, шулай ук җәмгыятьтә хөрмәт һәм игелеклелек хисләрен арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International