Без махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең һәрберсе белән горурланабыз, аларның рух ныклыгы, сабырлыгы һәм батырлыклары алдында баш иябез!

2025 елның 5 октябре, якшәмбе

Без барыбыз да илләрнең тыныч булуын, егетләребезнең туган якларында, туган йортларында таза-сау килеш күренүләрен телибез. Улларын махсус хәрби операциядән көтүче әниләрнең йөрәкләре һәрвакыт борчыла. Бүген, 1 октябрь көнне, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре МХОдагы авылдашларыбызның әти-әниләре белән очрашты. Очрашу вакытында алар әти-әниләрнең хәлләрен сораштылар, улларының сау-сәламәт булып гаиләләре янына кайтуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International