30 сентябрь көнне Шәтке авылы мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан “Күңелләр һаман яшь әле” дип исемләнгән кичә үткәрелде.

2025 елның 5 октябре, якшәмбе

Кичә авылыбыз имамының Коръән укуы белән башланып китте, бу исә бәйрәмгә рухи яктан әзерләнү атмосферасы тудырды. Кичә башында авыл җирлеге башлыгы Фәрит Габдуллаҗан улы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады, аларга бәхетле картлык һәм күңел тынычлыгы теләде. Шулай ук ООО “Агролак” җитәкчесе Фәрит Фарукович та үзенең изге теләкләрен җиткерде. Кичәнең төп геройлары – өлкәннәр – үзләре дә шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, бәйрәмнең күңелле атмосферасын тудырдылар. Авылыбызның спонсорлары ярдәме белән табын әзерләнде, анда һәркем рәхәтләнеп утырып, аралашып ләззәт алды. Бу кичә өлкәннәр өчен күңелле һәм истә калырлык вакыйга булды, аларның тормышына игътибар һәм хөрмәт күрсәтүнең мөһимлеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International