3 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Хайваннар турында минем яраткан китапларым» дигән экологик сәгать үткәрелде.

2025 елның 5 октябре, якшәмбе

Танып-белүгә корылган һәм гадәти булмаган китапларга күзәтү ясаганнан соң, балалар «Безнең кече дусларыбыз» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара барышында балалар төрле, гаҗәеп кызыклы хайваннар дөньясы белән таныштылар, тасвирлама буенча хайваннарны таныдылар.

Нәниләр китапханәче чыгышын тыңлап кына калмадылар, ә үзләре дә әңгәмәгә кушылып өйләрендә нинди хайваннар булуын сөйләделәр һәм аларның исемнәрен атадылар. Китапханәче балаларга теләсә кайсы йорт хайванын яратырга һәм аның да шундый ук җавап кайтарачагы турында аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International