Ел саен 5 октябрдә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Укытучының тормышта тоткан роле аеруча зур. Ул балаларга белем биреп кенә калмый, алдагы тормышка максатлар кую һәм аларга ирешу теләген дә сала. Укытучыларның катлаулы хезмәтләре мактауга лаек. Бәйрәм уңаеннан Баландыш төп мәктәбендә үзидарә көне уздырылды. Иртәнге линейкада укучылар мөгаллимнәрне бәйрәм белән котладылар. Аннары үзләре дәресләр үткәрделәр. Алар чын мәгънәсендә үзләрен укытучы итеп тоеп, бу хезмәтнең никадәр сабырлык таләп итүен аңладылар.