«Сергей Есенин белән очрашу»

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

3 октябрь көнне Сергей Есенинның тууына 130 ел тулу уңаеннан Әбде авылы китапханәсе мәктәп һәм мәдәният йорты директоры белән берлектә «Сергей Есенин белән очрашу» дип исемләнгән әдәби шигърият сәгате үткәрде. Сергей Есенин үзенең кыска гомере эчендә зур әдәби мирас калдырды. Ул 400 дән артык күңелгә үтеп керерлек һәм тирән эчтәлекле әсәрләр - шигырьләр һәм поэмалар иҗат иткән. Чара барышында укучылар шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар, шулай ук аның гаилә фотосурәтләре дә күрсәтелде. Шагыйрьнең истәлеге - аның шигырьләре, шуңа күрә чара дәвамында аның табигать, дуслык, мәхәббәт, ана һәм Россия турындагы үлемсез шигырьләренең лирик юллары яңгырады. Лирик шигырьләр, мәсәлән, «Береза», «Отговорила роща, золотая», «Не жалею, не зову, не плачу», тыңлаучыларда тирән эмоцияләр уятты һәм Есенинның иҗатының хисләр һәм кичерешләр дөньясына чумарга мөмкинлек бирде. Бу чара шагыйрьне искә алу гына түгел, ә катнашучыларга аның шигъриятенең искиткеч дөньясын яңадан ачарга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International