Өлкәннәр көне уңаеннан Алан авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Гомерләрнең алтын көзләре” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре һәм төрле берләшмәләргә йөрүче балалар өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, аларга багышлап җырлар һәм нәфис сүзләр яңгыраттылар. Бәйрәмгә килүчеләр, бер-берсе белән җанлы әңгәмә корып, яшьлекләрен искә алдылар, күңелле истәлекләр белән уртаклаштылар. Чара ахырында өлкәннәребезгә ретро китаплардан торган тематик күргәзмә тәкъдим ителде, бу исә аларга яраткан әсәрләрен яңадан искә төшерергә һәм яшьлекләрен хәтерләргә мөмкинлек бирде. Кичә барышында җылы атмосфера хөкем сөрде һәм ул һәр катнашучыда күңелле хисләр калдырды.