1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне, мәрхәмәтлек, хөрмәт һәм игелек көне буларак билгеләп үтелә

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Картлык – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа күрә бу бәйрәм нәкъ менә шушы матур ел фасылында үткәрелә. Төрле урыннарда хөрмәтле өлкәннәребезне котлап, аларга бүләкләр тапшыралар. Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бу көнне авылыбыз өлкәннәренә Айдар авылы җирлеге тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырдылар. Өлкәннәр бу игелекле гамәл өчен зур рәхмәтләрен җиткереп, барысына да сәламәтлек, бәхет һәм зур уңышлар теләп калдылар. Бу чара өлкән буынга булган хөрмәтне һәм игътибарны арттыруга ярдәм итә, яшь буын белән аралашуны ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International