«Безнең йорт – Татарстан»

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

«Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ДБУ «Татарстан Халыклары дуслыгы йорты» белән берлектә 2025 елның 15 сентябреннән 4 ноябренә кадәр «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивален уздыра.

 6 нчы октябрь көнне ӨБМБУ «Балалар иҗат үзәге»нең  «Асылташлар» хореография коллективы (җитәкчесе Касимова Ләйлә Илмаз кызы), «Сюрприз» үрнәк балалар хореография коллективының «Фантазия» төркеме (җитәкчесе Баева Зилә Рафаил кызы), «Нәркиз» төркеме (җитәкчесе Касимова Ләйлә Илмаз кызы) һәм «Изумруд» төркеме (җитәкчесе Гайнетдинова Радмилла Марат кызы) Арча шәһәренең үзәк мәдәният йортында «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең зона этабында катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International