Кечкенәләр зур куркынычсызлык ярдәмчеләре: балалар бакчасында акция

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Теләче 3 нче номер балалар бакчасында “Өлкәннәр”  декадасы кысаларында  “Юлда күренеп тор!” дигән акция үткәрелде.

Әлеге чара зурлар төркеме балалары аларның тәрбиячеләре Хафизова А. Р., Кыямова А. Н., Саетова Д.Р., Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе дәүләт инспекторы Л. Т. Кыямов, "ТР Юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясе" ДКУ оештыру-аналитика бүлегенең җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. беләнберлектә узды. Акция  файдалы чара гына булып түгел, ә гражданлык җаваплылыгы дәресе дә булды. Аның максаты-район халкына юлда өлкән яшьтәге кешеләрнең иминлеге турында мөһим мәгълүмат җиткерү. Балалар өлкән буын вәкилләре белән рәхәтләнеп аралаштылар, өлкәннәр өчен дә, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен дә гади, әмма мөһим  киңәшләр булган буклетлар тараттылар. Буклетларда  юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләре язылган, өлкән яшьтәге кешеләрнең хәрәкәт итү үзенчәлекләренә һәм күрү, ишетү һәм реакция начарлану сәбәпле аларга игътибар һәм сабырлык күрсәтергә кирәклегенә басым ясалган.

 Бу практик эш балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә һәм башкаларны куркынычсызлык өчен җаваплылыкка өйрәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International