Урып-җыю чорында азык җыю комбайннарын имин эксплуатацияләүне тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы буенча бүлеге, авыл хуҗалыгы оешмалары кырларында тикшереп, профилактика эшләрен даими рәвештә алып бара.
Агымдагы елның 9 октябрендә «Игенче» ҖЧҖендә һәм Баландыш авылында «Низамов М.Х.» КФХында азык җыю комбайннары тикшерелеп каралды. Тикшерү вакытында азык җыю комбайннарының техник торышына, шулай ук теркәү документларының булувына, тиешле рөхсәт категориясе булувына, аптечка, янгын сүндерү чараларының булувына аерым игътибар бирелде.
Комбайнчылар, механизаторлар һәм җаваплы затлар белән, техниканы эксплуатацияләгәндә, куркынычсызлык техникасын һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Юл-транспорт һәлакәте, үзйөрешле транспорт чаралары һәм башка техника катнашында булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматлар җиткерелде.