Якташ язучыларның китапларына ихтыяҗ зур һәм алар һәрвакытта да кешеләрнең йөрәкләрендә җанлы кайтаваз таба.

2025 елның 11 октябре, шимбә

Алар туган якның тарихына, мәдәниятенә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияли, әдәбиятның тормыш белән бәйләнешен тулырак тоярга һәм аңларга ярдәм итә. Шулай ук, туган җирләр турындагы белемнәрне киңәйтә һәм баета. Якташ язучыларның тормышы һәм иҗаты белән танышу әсәрнең сәнгати дөреслеген, милли телнең матурлыгын, фикер һәм хисләрнең тирәнлеген яхшырак аңларга ярдәм итә.             4 октябрь көнне Иске Җөри авылы китапханәсе укучылары өчен “Якташларыбызның китапларын укыйбыз” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында укучылар якташ язучыларның иҗаты белән таныштылар, аларның әсәрләрен укып, фикер алыштылар. Бу очрашу китап укуга кызыксынуны арттыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү һәм туган якның мәдәни мирасын саклау өчен бик мөһим булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International