Татар халкының борынгыдан килгән йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәрен чагылдырган әдәби әсәрләр аша халкыбызның күңел җәүһәрләре барлана, үткәннәр киләчәк буыннарга җиткерелә. 8 октябрь көнне Баландыш авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” программасы кысаларында “Татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларны татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, көнкүреше һәм бәйрәмнәре белән таныштырды. Чарада балалар актив катнаштылар, сораулар бирделәр, шулай ук үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар.