Чыннан да, үзенә бер шөгыль тапмаган, хезмәт куймаган кешегә яшәү кызык түгелдер. Нинди генә һөнәр иясе булмасын, үз хезмәтен яратып, яхшы итеп башкарган, үзенең эше белән күпләрне бәхетле иткән затлар хөрмәткә лаек. Авылыбызда хөрмәткә лаек булган күренекле якташларыбыз, эш алдынгылары күп. 8 октябрь көнне Казаклар авылы китапханәсе авыл клубы белән берлектә «Хезмәт иясе - хөрмәт иясе» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Бу чарада укучылар зур хөрмәткә лаек булган авылдашларыбыз белән таныштылар. Чара барышында балалар якташларыбызның тормыш юлы, эшчәнлекләре һәм аларның җәмгыятькә керткән өлеше турында күп мәгълүмат алдылар. Хезмәт алдынгыларының мисалы илһам бирә, аларның уңышлары һәм тырышлыгы киләчәк буыннар өчен үрнәк булып тора. Мондый очрашулар яшь буынга хезмәтнең әһәмиятен, кешеләргә хөрмәт белән карауны һәм үз һөнәреңне яратып башкаруның ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңларга ярдәм итә.