«Витаминнар – сәламәтлек дуслары»

2025 елның 10 октябре, җомга

8 октябрьдә Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре “Витаминнар – сәламәтлек дуслары” дигән мәгълүмәти сәгать үткәрделәр, анда китапханә һәм мәдәният йортындагы берләшмәләргә йөрүче балалар катнашты. Чара барышында китапханәче чыгышын: “Һәр кешегә яхшы үсү, күрү сәләте, ныклы тешләр булу, салкын тиюдән саклану һәм авыру вакытында тизрәк савыгу өчен витаминнар кирәк”, - дигән сүзләр белән башлады. Шулай ук укучыларга витаминнарның тарихы, аларның төрләре һәм кеше сәламәтлеге өчен әһәмияте турында сөйләде. Балалар витаминнарның чыганаклары, аларның организмга нинди файда китерүе турында күп мәгълүмат алдылар. Чара интерактив формада узды, бу исә балаларга актив катнашырга һәм сораулар бирергә мөмкинлек бирде. Мондый мәгълүмәти сәгатьләр яшь буынның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда һәм витаминнарның әһәмиятен аңлауда ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International