Китап күргәзмәсе куелды

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

12 октябрь көнне Айдар авылы китапханәсе «Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе» оештырган «Дни Лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән XIII төбәкара акциягә кушылды. Китапханәдә «Поэтический мир Лермонтова» исеме белән китап күргәзмәсе куелды һәм «Под парусом Лермонтовской поэзии» дигән кычкырып укулар оештырылды. Акциядә катнашучылар шагыйрьнең «Парус», «Смерть поэта», «Осень», «Посреди небесных тел…», «Небо и звезды», «Солнце осени» шигырьләрен, шулай ук «Мцыри» поэмасыннан өзекләрне яратып укыдылар. Алар Лермонтовның иҗаты белән таныштылар, китапханәче шагыйрьнең кыска тормыш юлының ничек тәмамлаганы турында сөйләде. Лермонтов шагыйрь генә түгел, ә музыкант һәм рәссам да булган. Мондый акцияләр үсеп килүче буынны классикларыбызның әдәби һәм сәнгати мирасын өйрәнүгә җәлеп итә. Бөек шагыйребезнең шигырьләре бүгенге көндә дә яши, аларның яшьләр күңелендә чагылыш табуы аеруча да куандыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International