12 октябрь көнне Шәдке авылы мәдәният хезмәткәрләре «Файдалы һәм зарарлы гадәтләр» дип исемләнгән квест-уен үткәрделәр.

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Чара югары дәрәҗәдә узды һәм катнашучыларга үз гадәтләрен аңларга ярдәм итте. Уен барышында катнашучылар яхшы гадәтләр формалаштыру һәм начар гадәтләрдән саклануның мөһимлеге турында сөйләштеләр. Оештыручылар уен формасында балаларның файдалы һәм зарарлы гадәтләр турындагы белемнәрен тикшерделәр, төрле биремнәр һәм сораулар тәкъдим иттеләр. Балалар актив рәвештә катнашып, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Квест файдалы һәм күңелле узды, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм дөрес гадәтләрнең әһәмиятен аңлауга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International