“Әти белән бергә”

2025 елның 17 октябре, җомга

Әтиләр көне алдыннан  “Әти белән бергә” акциясе Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен якты вакыйга булды. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенә экскурсия, балаларга яңа белемнәр һәм һөнәрләр дөньясына ишекләр ачты. Мәктәп директоры Йосыпова Сарина Гафуровна яшь кунакларны ачык йөз белән каршы алды һәм аларга уникаль мөмкинлек – чын мәктәп дәресләрендә булу мөмкинлеген бирде.

Балалар ОБЖ, физкультура, биология һәм әйләнә-тирә дөнья дәресләрен кызыксынып күзәттеләр. Физкультура дәресен һәм ОБЖны тәрбияләнүче Галимова Индираның әтисе Галимов Илнур Фидаил улы үткәрде. Бу чарага җылылык һәм шәхсән катнашу өстәде, балаларга әтиләренең тормышларындагы роле никадәр мөһим икәнен күрсәтте. Әтиләрнең балалары белән горурлануы, балаларның әтиләренә охшарга тырышуы – мондый чараларның иң зур казанышы.

«Алдынгылар хәрәкәте»нең  остазлары мәктәп буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрделәр. Балалар туган як тарихы белән танышкан мәктәп музеенда һәм заманча җиһазланган робототехника сыйныфында булдылар. Бу мизгелләр балаларның дөньяга карашын киңәйтте һәм аларның фән һәм технологияләр белән кызыксынуын стимуллаштырды.

Мәктәптә йөрүдән алган тәэсирләр балаларда иң якты һәм онытылмаслык булып калды. Күпләр тизрәк укучы булу һәм мавыктыргыч белем дөньясына чуму теләге белән яндылар. Бәхетле һәм илһамланып, балалар бакчасына яңа тәэсирләр һәм киләчәккә планнар корып кайттылар.

Йосыпова Сарина Гафур кызына дәресләргә йөрергә мөмкинлек биргәне һәм җылы кабул иткәннәре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук Галимов Илнур Фидаил улына чакыруы һәм укытучы һөнәренә кагылу мөмкинлеге өчен чиксез  рәхмәт әйтәбез. Мондый чаралар балаларга үсәргә, яңаны белергә һәм киләчәк турында хыялларын формалаштырырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International