15 октябрьдә бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 211 ел тула. Шул уңайдан Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе инициативасы буенча «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» ХIII төбәкара акциясе игълан ителде.
Акция кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсе хезмәткәрләре «Под парусом Лермонтовской поэзии» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Иске Җөри урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары шагыйрьнең биографиясе, иҗаты һәм тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар. Аннары балалар шагыйрьнең «Утёс», «Молитва», «Ангел», «Тучи» кебек шигырьләрен тирән эчтәлекле итеп укыдылар. Бу чара укучыларга Лермонтовның иҗаты белән танышырга, аның поэзиясенең матурлыгын һәм тирәнлеген аңларга ярдәм итте. Әлеге истәлекле көнгә «Лермонтовның шигъри дөньясы» дип исемләнгән күргәзмә дә әзерләнде, анда шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында китаплар һәм материаллар тәкъдим ителде.