Теләче муниципаль районының МО РОГО ДОСААФ та имтиханнар кабул ителде.

2025 елның 18 октябре, шимбә

          Агымдагы елның 17 октябрендә Теләче муниципаль районында МО РОГО ДОСААФта, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы буенча бүлеге хәм Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Питрәч муниципаль районы буенча бүлеге белән берлектә «С» категорияле Үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына (тракторчы-машинист таныклыгына) имтиханнар кабул ителде. Гариза биргән 9 студент арасыннан 8 кеше имтиханга килде, аларга рөхсәт бирелеп, имтиханга кертелде. Теоретик һәм практик имтиханнарны барлык студентлар да уңышлы тапшырды. Нигезләмә буенча, кемнәр имтихан бирә алмады, алар имтиханнарны  җиде көн узгач, көне билгеләнеп кабаттан бирә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International