«Этикет иленә сәяхәт»

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Этикет - ул кешеләрнең җәмгыятьтә үз-үзләрен тотышының билгеләнгән тәртибе. Аны һәркем белергә тиеш. Әлеге темага 23 октябрь көнне “Пушкин картасы” программасы буенча Әбде авылы китапханәсендә «Этикет иленә сәяхәт» исемле танып-белү чарасы үткәрелде. Укучылар «этикет» сүзенең барлыкка килү тарихы турында белделәр, Петр I заманында Россиядә үз - үзеңне тоту культурасы турында «Юность честное зерцало» китабы пәйда булуы һәм Петрның аны төзүдә ничек катнашуы турында хикәя белән таныштылар. Аннары балаларны аерым блокларга бүленгән сораулар буенча викторина көтте. «Сәламләү» блогында балалар аралашуның сәламләүдән башлануын белделәр. Сәламләү кешенең кыйммәтен һәм абруен тану билгесе булып тора. Безнең сөйләм, телефон этикеты турында укучылар «Заманча этикет» блогында таныштылар. Уен барышында кинотеатрда, җәмәгать транспортында, мәктәптә, дәресләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International