24 октябрь көнне Теләче муниципаль районының балалар китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге махсус укучылар конкурсының район этабы узды. Конкурсның тулы исеме: XV Специальный конкурс чтецов имени Габдуллы Тукая «Пишут поэты победную песню, народную славу они обрели…» (Фатых Карим). Бу конкурс гражданлык һәм хәрби батырлыкка, шулай ук Ватанны саклаучылар елына һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Конкурсның төп максаты татар шагыйрьләре һәм язучылары иҗатын саклап калу, аларны популярлаштыру, үсеп килүче буын арасында патриотизм һәм милли үзаң тәрбияләү. Конкурста 35 бала төрле мәктәпләрдән катнашып, үзләренең иҗатларын тәкъдим иттеләр. Жюри рәисе, башкаладан килгән кунагыбыз - Роберт Миңнуллин исемендәге "Республика балалар китапханәсенең” туган якны өйрәнү бүлеге китапханәчесе Низамиева Алсу Рәшит кызы. Жюри составы 3 кешедән торды һәм һәр яшь категориясеннән 1 җиңүчене билгеләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр: Әхмәтвәлиев Данияр, Вәлимөхәммәтова Сәмирә, Җаббарова Фәридә. Бу конкурс балалар өчен татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә мәхәббәт уяту, аларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен мөһим бер чара булды.