Татар халкында гаилә һәм туганнар самовар янына җыелып, хәл белергә килгән кешегә беренче эш итеп самовар куялар иде. Ләкин хәзер никадәр генә яхшы булмасын, үткәннәрне онытырга ярамый. Чөнки сугыш чорында ашарга икмәк чутлы булган, ә өстәлдә самовар гөжләп торган. 24 октябрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җырлы самовар” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чарада самоварга багышлап шигырьләр укылды, самовар рәсемнәре ясалды, табышмаклар чишелде. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте, анда катнашучылар самоварның тарихы һәм татар халкының мәдәнияте турында сөйләшеп, бер-берсе белән аралаштылар.