“Сердәшләр” игътибарына китапханәгә яңа гына кайткан, якташыбыз Нурания Гыйльметдинованың “Яшик әле, Теләче” китабы һәм “Сөембикә” журналының 10 нчы саны тәкъдим ителде. Аеруча журналда районыбыз горурлыгы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, ветеран хезмәттәшебез Фаягөл апа Фәтхуллина турындагы мәкалә күңелләрдә соклану хисләре уятты. Очрашу дәвамында төрле уеннар уйналды, викторина сорауларына җаваплар эзләнде. Кичәдә катнашучылар үзләренең зирәклеген, тапкырлыгын һәм киң белемнәрен күрсәттеләр. “Көйне таны”, “Әсәрне бел” уеннарында әсәрләрнең исемнәрен, авторларын һәм башкаручыларын искә төшерделәр. Шулай ук, төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр һәм иҗади биремнәр башкардылар. Әлеге чара күңелле, файдалы ял итү, белемнәрне арттыру һәм аралашу өчен менә дигән мөмкинлек булды.