Бу акциядә төрле яшьтәге һәм төрле сфераларда эшләүче 24 кеше катнашты. Акция 1 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Россия Федерациясенең барлык субъектларында һәм чит илләрендә уза. Зур этнографик диктант - ул Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыручы проект. Диктантның максаты - гражданнарның этнографик грамоталылык дәрәҗәсен, аларның Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләү. Диктант безнең гореф-гадәтләребезнең никадәр тирән, күптөрле булуын аңларга ярдәм итә һәм бу мирасны саклауның мөһимлеген искә төшерә. Шулай ук китапханәнең уку залында 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан халыкларның милли-мәдәни гореф-гадәтләренә, көнкүрешләренә багышланган “В единстве наша сила!” дип исемләнгән күргәзмә куелды.