1 ноябрь көнне балаларның көзге каникул чорын күңелле үткәрү максатыннан Казаклар авылы китапханәсе авыл клубы белән берлектә «Дуслык ярминкәсе» исемле конкурс-уен программасы үткәрделәр. Чараның максаты - балаларда дуслыкның үзара мөнәсәбәтләрнең иң мөһим сыйфаты икәнен аңлату. Программа барышында балалар төрле конкурсларда һәм кызыклы уеннарда катнаштылар. Уеннар дуслыкны ныгыту, командалык рухын үстерү өчен бик файдалы булды. Чара ахырында ике команданың да нәтиҗәләре тигез булуы һәм дуслыкның җиңүе ачыкланды.