Халыклар бердәмлеге көне - Россия Федерациясенең 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган дәүләт бәйрәме

2025 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Бу көн гражданлык бердәмлеген, тарихи дәвамчанлыкны һәм күпмилләтле халыкның бердәмлеген символлаштыра, төрле дин һәм милләт халыкларын берләштерә. Әлеге дата уңаеннан 1 ноябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә “Бергә булыйк, бердәм булыйк” исемле күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде. Бу чаралар халыклар арасындагы дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итә. Киләчәктә дә төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дуслык һәм татулык дәвамлы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International