“Бердәмлек” төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек-электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек һәм татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән. Шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына һәм мөстәкыйльлегенә китергән. Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, башкортлар һәм башкалар. Алар барысы да үзара дус яшиләр: бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. 2 ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре бердәмлек көне уңаеннан “Бердәм халык – бердәм дәүләт” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чарада төрле сыйныф укучылары катнашты, алар бәйрәм тарихы белән таныштылар. Мондый чаралар халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга, бердәмлек һәм аңлашу атмосферасын булдыруга ярдәм итә.