4 ноябрь көнне Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә

2025 елның 7 ноябре, җомга

Әлеге көн уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә «Без бергә, без бердәм» дигән тематик кичә үткәрелде. Кичә барышында балалар өчен кызыклы уен программасы әзерләнде, анда төрле конкурслар, викториналар һәм уеннар оештырылды. Уеннар балаларда бердәмлекнең әһәмиятен аңлауга юнәлтелде. Чарада балалар бәйрәмнең тарихы, традицияләре һәм бу көнгә бәйле кыйммәтләр турында мәгълүмат алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International