Халыклар бердәмлеге көне – Россиянең барлык халыкларын берләштерүче гомуммилли бәйрәм. Бу көн, тарихта патриотизм һәм гражданлык рухы белән илне саклауда берләшүнең әһәмиятен искә алып, төрле милләт һәм халыкларның бердәмлеген символлаштыра. Бәйрәмнең максаты – халыклар арасында дуслык, татулык һәм бердәмлекне ныгыту, шулай ук Россиянең күпмилләтле мәдәниятен һәм традицияләрен хөрмәтләү. Әлеге көн уңаеннан Олы Мишә авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә тематик сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларыбызның Ватан бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары, шулай ук бәйрәм итүнең традицияләре һәм Россия өчен әһәмияте белән таныштырды. Чара барышында балалар Россия тарихының безне өйрәтүен аңладылар. Россиянең бердәм булганда гына көчле булуын һәркем истә калдырды.